Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бер фоторәсем тарихы

Сезгә 72 ел элек төшерелгән фоторәсем тәкъдим итәм.

Сез Хәсәншәех җидееллык мәктәбенең укытучыларын күрәсез. Монда-Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл батырлары. Сугыштан соңгы авыр елларда ачлыктан, юклыктан интеккән, байтагы сугыш ятиме булган балаларга белем бирү җиңел булмагандыр. Фоторәсемдәге фидакарь укытучылар балаларга белем дә биргән, авыл халкына дөньядагы сәяси хәлне дә аңлаткан. Алар бик тырыш балалар тәрбияләгән: шул чор укучылары авылны да саклап калган, экономиканы да күтәргән. Кызганыч, хәзерге көндә алар барысы да гүр иясе инде. Сүзләребез рухларына дога булып ирешсен!

Байтагыгызга бу фоторәсемдәге шәхесләр мәгълүмдер. Танымаучылар булса искәртәм: монда Әхмәтов Готоф абый һәм Сара апа бар. Исән булса, бүген Сара апага 100 яшь тулган булыр иде...

Мәгърифәт нуры тараткан бу укытучыларның урыннары җәннәт түрләрендә булсын!