Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Хәтер сәгате "Хәсәншәех тарихында – Бөек Ватан сугышы"

Китапханәдә сугыш чоры балалары, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарының туганнары белән очрашу үтте. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының, үз гаиләләребезнең батырларын искә алдык...

Хәсәншәех авылыннан 362 кеше сугышка алына. 135 Хәсәншәехлы фронттан җиңү шатлыгы белән кайта.

Авылдашларыбыз немец оккупантларына каршы сугышта батырлык үрнәкләре күрсәтә. Аларның дәүләт бүләкләренә лаек булулары әнә шул хакта сөйли.

Авылдан ирләр белән бер рәттән, хатын-кызлар да сугышка алына. Алар: Галиуллина Фатыйма, Мәгъсүмова Рабига, Төхватуллина Хамдениса, Хафизова Гөлсем, Шакирова Мөкәррәмә апалар.

Тыл батырларының тырыш хезмәтеннән башка гына дошманны җиңеп булмас иде. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән МТСта эшләгән хәрби хезмәткә яраклы ир-атлар Кызыл Армия сафларына чакырыла. Аларны хатын-кызлар алыштыра. Сугыш чорында механизатор булып эшләгән кадрларның 70 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Менә ул батыр кызлар: Минһаҗева Зөлкамал, Нәҗмиева Шәмсенур, Галиева Гөлбаһар, Солтанова Оркыя, Галимҗанова Майҗиһан, Шәрипова Сания, Әхмәтҗанова Зәйтүнә, Хабибрахманова Гөлбостан һәм Хабибуллина Факия комбайнчы булганнар.

Плугарлар да хатын-кызлар була: Алтынбаева Минсара, Газизова (Сәләхова) Сәвия.

Халкыбызга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең нинди кыйммәткә төшүен, тыл хезмәтчәннәренең бу Җиңүгә керткән өлеше никадәр зур булуын беркайчан да онытырга ярамый.