Истәлекле көн уңаеннан
Истәлекле көн уңаеннан без Әфган яуын үткән, бүгенге көндә тыныч тормышта үрнәк гаилә башлыгы, бар яклап килгән оста куллы Галиев Тәбрик гаиләсендә булдык. Тәбрикне армия сафларына 1980 елда чакыралар. Авылдан дүрт егет бер үк көнне армиягә китеп, өчесе Әфганга эләгә.
Йөрәгендә тирән эз калдырган, әллә күпме дусларын югалткан, таулардагы атыш, шартлаулар, атналар буе авызына тәгам ризык алмаган, эчәр суга зар-интизар булган вакытлары, үлем белән күзгә күз очрашкан чакларын кабаттан хәтергә төшерүе дә, ул чорны яңадан күз алдына китерүе дә кыендыр.
Аны тик үз башыннан үткәннәр генә аңлыйдыр...
Ул хакта артык сөйләргә дә яратмый ул, алай да Тәбрик белән инде хәзер тарихи вакыйга булып торучы ул көннәргә яңадан кайтып килдек.
“Күп еллар үтсә дә, хәтердән җуелмый ул вакыттагы күргәннәр... Әгәр исән кайтсам кайтсам, 6 айдан соң өйләнәм дип нәзер әйттем. Нәзеремне үтәдем”,-ди ул.
Резеда һәм Тәбрик Галиевлар гаиләсе 42 ел матур гомер итеп, ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә сигез оныклары бар. Иренми, нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп эшли ул. Күп еллар туган авылы басуларында мул уңыш үстереп, аларны һәр елда җыю бәхете насыйп була аңа.
Ветеран шундый хөрмәт күрсәтүгә күңеле тулып, елап та алды.
- Ә сез, балалар, бүгенге тормышның , әти-әниләрегезнең кадерен белегез, тырышып укыгыз, диде ул.
Бу ихлас очрашу безгә ниндидер онтылмаслык шатлык калдырды.
Әфган сугышында намус белән интернациональ бурычын үтәгән ветераныбызга нык исәнлек, бәхет, тигезлек, җан тынычлыгы, якыннарының хөрмәтендә озын-озак гомер кичерүен телибез.