Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

15 февраль интернационалист сугышчыларны искә алу көне

Нәкъ шушы көнне чит илләр территориясендә булган сугышларда катнашкан хәрбиләрне искә алалар. Бу көн совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару белән бәйле. 1989 елның 15 феврале йөзләгән мең ир-егет, аларның әти-әниләре һәм хатыннары өчен зур бәйрәм булып тора. 1979 елда совет гаскәрләрен бу илгә кертү турындагы беренче мәгълүматны күпләр белмичә дә кала, чөнки бу вакыйга Яңа ел бәйрәмнәре белән туры килә.
️Рәсми мәгълүматлар буенча, сугышта ярты миллионнан артык хәрби катнашкан. Әфган сугышы – 9 елдан артык дәвам иткән иң озын хәрби конфликт.
Республика солдатлары әлеге сугышта да, Чечняда боевикларга каршы хәрби кампаниядә дә батырлык күрсәтә һәм бөтен илгә таныла, истәлекле медальләр белән бүләкләнә.
Авылыбыздан Хабиров Рисхат, Галиев Тәбрик, Каюмов Газинур, Шигабетдинов Хәлим, Шакирҗанов Тәфтил Әфганыстан ком чүлендә солдат хезмәтен үтәсә, Гильмуллин Дамир, Усманов Әмир, Газизов Илдар Чечня хәрби компаниясендә катнашты.
️Бүген бездә күркәм гадәт буенча Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган чара үтте. Очрашу Әфганыстандагы, Чечнядагы сугыш турындагы күзәтү әңгәмә белән башланып китеп, батыр авылдашлар турындагы презентация карау һәм башваткыч уены белән дәвам итте. Чарабыз патриотик җыр, шигырьләр белән үрелеп барды.
Тыныч тормышта сугыш әфәте күргән бу егетләр зур хөрмәткә лаек. Киләчәк буыннар да аларга игътибарлы һәм ихтирамлы булсак иде.