Балалар бакчаларында Туган тел атналыгы бара
21 февраль, Халыкара туган тел көне билгеләнә. Бу көн – һәр халыкның үз телен зурлау көне. Шул уңайдан балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз өчен китапханәбездә төрле телләрдәге китаплар, татар әкиятләренең рус һәм инглиз телләренә тәрҗемәләре, татар һәм рус әдәбияты классикларының әсәрләреннән "Бу дөнья күптелле..." дигән китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү ясалды. Туган телне ярату, аның белән горурлану, дөньяда бик күп телләр барлыгы, төрле милләт кешеләре белән дус, тату яшәргә кирәклеге турында да сөйләштек. Милли бәйрәмнәребез, киемнәребез, ризыкларыбызны искә төшердек.
Дөньяда 7 меңгә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Безнең туган телебез - татар теле- ЮНЕСКО тарафынннан бөтендөнья халыкара аралашу теле буларак 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурлык хисләре уята.