Ул бөтен тормышын һәм талантын халыкка хезмәт итүгә багышлаган
Бүген Хәсәншәех авыл китапханәсендә татар халкының бөек мәгърифәтчесе, энциклопедист-галим, филолог, тарихчы, этнограф, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы Каюм Насыриның тууына 200 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында очрашу булып узды. Галимнең тормышы, эшчәнлеге һәм хезмәтләре белән таныштык, бик бай мәгълүмат алдык.
Каюм Насыйри гомере буе укый, өйрәнә. Ул татар, гарәп, фарсы, рус һәм төрек телләрен камил белә, фәннең төрле тармакларыннан хәбәрдар була.
Каюм Насыйри 40 еллык эшчәнлеге барышында 60 тан артык хезмәт язган (хәтта 600 биткә җиткәннәре дә бар). Алар арасында табигать өлкәсенә, игенчелеккә карата, ботаника һәм халык медицинасына багышланган, анатомия һәм гигиенага кагылышлы, тәрбия, физика, металл эшкәртү юнәлешендә, математика һәм геометрия, милли ашларга багышланган китаплары һ.б. бар. Рәсем ясау, сызым, китап төпләү, табиблык, балта һәм тимер эшләре белән шөгыльләнүе дә мәгълүм. Ювилер эшләнмәләр ясаган.
1871 елда ярым журнал рәвешендә еллык өстәл календаре чыгара башлый, (аларның уртача күләме-40-70 бит). Аның 24 ел буе чыгып килгән календаре төрле характердагы материалларга гаять бай була. Анда, табигать турындагы белешмәләрдән тыш, фәнни мәгълүматлар, әдәби әсәрләр, тарихи хәбәрләр; тормыш яңалыклары һәм башкалар белән очрашасың.
2015 елда,130 елдан соң К.Насыйриның иң төп хезмәтләренең берсе "Мифтах әл-Коръән" (Ключ к Корану) дигән китабы дөнья күрә.
1825 елның 14 февралендә элеккеге Казан губернасының Зөя өязе Югары Шырдан авылында дөньяга килгән К. Насыйри, үз чоры өчен укымышлылыгы ягыннан иң югары баскычка күтәрелеп, татарлар арасында иң беренчеләрдән булып энциклопедик галим дәрәҗәсенә ирешә. Бу хезмәтләр бүгенге көн өчен дә бик кирәкле һәм актуаль.
Очрашуыбызның икенче өлешен җырлап, шигырьләр укып дәвам иттек.
Көтелгәннән рәхәт, ихлас очрашу булды бу.