Авылыбызның үзешчән шагыйре
Аның төрле темага язылган тирән мәгънәле шигырьләре матбугат битләрендә чыгып килә Шигырьләренә күп кенә композиторлар җыр иҗат итә. Салават Фәтхетдинов, Зөлфирә, Алмаз Мирзаяновлар, Рафил Җәләлиев, Илназ Гарипов, Динара Шайдуллина һәм башка популяр артистлар шул җырларны башкаралар. Халык аларны яратып тыңлый, үз итә. Китапханә, мәдәният йортында үткән бер чарада аның катнашыннан башка узмый.
Авылыбызда мондый талант иясе булу зур куаныч.