Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Юбилеегыз котлы булсын!

Бүген авылдашыбыз Хаҗиева Гөлфия апаның 70 яшьлек юбилее. Аңа әле бу яшьне биреп тә булмый, сөбханалла. Зур акылга ия хөрмәтле юбиляр тормыш сөючәнлеге, күтәренке күңел халәте белән аерылып тора. Бүген ул матур өйләрендә иртәдән бирле кунаклар каршылый. Туганнары, авылдашлары аны юбилее белән котларга килгәннәр.
Бар гомерен ул авыл хезмәтенә багышлаган.
Гөлфия апа! Сезнең тормыш-үрнәк! Бу истәлекле көндә Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тигезлек, күңел көрлеге, игелек һәм иминлек телибез! Тормышыгыз һәрвакыт туганнарыгызның һәм якыннарыгызның хөрмәте, кайгыртучанлыгы, игътибары белән тулсын!