Бүген – Холокост корбаннарын һәм бу мәшхәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне
Ел саен 27 гыйнварда Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләнә. Бу дата очраклы сайланмаган-1945 елда бу көндә совет солдатлары Освенцим нацист концлагеры тоткыннарын азат итә.
Дөнья тарихында “Холокост” дип, 1933-1945 еллардагы милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Бу термин Гитлер властька килгәннән соң яһүдләрнең нацистлар тарафыннан эзәрлекләнүен һәм юк ителеүн аңлата. Бу вакыт эчендә алты миллионнан артык яһүд үтерелә. Яһүдләр генә түгел, башка милләт вәкилләре – поляклар, чегәннәр, әсирлеккә эләккән совет кешеләре дә юк ителгән. Ун миллионга якын СССР гражданы концлагерлар корбаны була.
Холокост тарихы XX гасырның иң танылган геноцид мисалы булып тора. Кешеләр өстеннән эшләнгән рәхимсез экспериментлар, җәберләнгән, яндырылган, аттырылган, газ камераларында тончыктырылган меңләгән халыкның газапларын күз алдына китерүе дә авыр.
Бүгенге чарада укучылар Холокост тарихы, Бөек Ватан сугышы елларындагы булган коточкыч вакыйгалар турында белде. Балаларны бу хәлләр тетрәндерде. Холокост-ул явызлык, һәм аны берничек тә аңлап булмый!