Ул сугыш чоры баласы
Өлкәннәр арасында даими рәвештә китап укучыларыбыз бар. Гадения апабызга 85 яшь.Ул сугыш чоры баласы. Гадения апа ачык йөзле, бик уңган, авылыбызның хөрмәтле кешесе. Инде күп еллар китапханәбезнең активы, даими китап укучысы да.
Бөтен гомерен авыл хуҗалыгы хезмәтенә багышланган авылдашыбызга корычтай сәламәтлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомерләр телибез.