Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел
Нәкый Исәнбәт-төрки-татар дөньясының ХХ гасырдагы иң күренекле шәхесләренең берсе. Ул-шагыйрь, драматург, публицист, балалар язучысы, үткен телле тәнкыйтьче, тәрҗемәче, текстолог һәм фольклорчы галим. 92 ел гомеренең 80 елы дәвамында халкына хезмәт иткән тирән фикерле әдип һәм галимнең иҗаты, шәхси тормышы гаять үзенчәлекле. Ил, милләт өчен катлаулы елларда да ул үз кыйбласын саклап кала алган шәхес. Төрле яктан кысу, эзәрлекләү, гаепләүләргә дучар ителгән булса да, татар халкына бай мәдәни мирас калдыра алган Нәкый Исәнбәт.
Ул 1899 елның 29 декабрендә элекке Уфа губернасы Златоуст өязе Мала-яз авылында мулла гаиләсендә туа. Унбер‑унике яшьләрендә инде ул мәдрәсәдәге иптәшләре арасында шигырьләре белән таныла, ә унбиш яшеннән матбугатта басыла башлый.
Нәкый ага Исәнбәт тәүлегенә унсигезәр эш сәгате сыйдырып гомер иткән.
Гомере буе ул халык җәүһәрләрен – мәкаль һәм әйтемнәрне, мәзәк һәм табышмакларны, җыр һәм такмазаларны бөртекләп җыеп килә. Бай иҗат мирасы калдыру өчен, таланттан тыш, «эш аты» да, батыр холыклы да булырга кирәк икән. Галим, халкының мирасын барлап, чын мәгънәсендә татарларга һәйкәл куйган. Аның хезмәтләренә елдан- ел кызыксыну арта бара. Н. Исәнбәт пьесалары милләт сәхнә сәнгатебезнең нигезе булып торалар. Аның «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Син сазыңны уйнадың», «Туган ил» кебек шигырь-җырларын кемнәр генә белми икән.
Нәкый Исәнбәтнең хезмәтләре хөкүмәт һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан бик югары бәяләнә: Ленин ордены, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Халыклар дуслыгы ордены, Татарстанның халык язучысы.
Нәкый Исәнбәт Татар халкы, аның мәдәнияты өчен башкарылган титаник хезмәте белән үз исемем мәңге онытылмаслык итеп тарихка, буыннар хәтеренә язган олы галим, олы әдип.