Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бүген ХХ гасыр татар поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Туфанның туган көне!

Эндәшеп калам хәтта җилләргә:
. “Сәлам тапшыр, - дип, - туган илләргә!”
. Барып җиттеме бездән ул сәлам,
. Хәтта җилләргә эндәшеп калам.
Татарның күпне күргән мәшһүр улларының берсе Хәсән Туфан Татарстанның хәзерге Аксубай районы Иске Кармәт авылында 1900 елның 9 декабрендә унынчы бала булып дөньяга килә. Хәсән Туфан татар поэзиясенең бай һәм олы тарихында мактаулы урыннарның берсен биләп тора. Аның шигырьләренә давыллы, ялкынлы еллар да, фаҗигале мәхәббәт тә, тугры дусларны, якыннарны югалту ачысы да, сөргеннәр газабы да, якты киләчәккә ышаныч та, милләте, халкы, туган теле белән горурлану да сыйган.
Хәсән Туфанның иҗаты безнең барыбызны да яшәргә, мәгънәле яшәргә рухландыра. Аның канатлы гыйбарәгә әйләнгән шигъри юллары күңел кылларыбызны тибрәтә.

 Аралагыз мине!
 

Дөньяның мин күрдем урманнарын,
Далаларын, күлен, Себерен.
Тик күрмәдем, Илем, синнән бүтән,
Сагындырган ягын күрмәдем,
Сагынмаска мөмкин түгелен.

 Кимсетмәде мине, читләмәде

Җир йөзенең һичбер имәне;
Тик берсе дә сезнең кебек:
“Улым, бәгърем, бәбкәм”, – димәде.

 Карагаен күрдем тайгаларның,

Усакларын күрдем Усаның;
Тик синең күк юксындырганны мин
Күрмәдем бер илдә, усагым!

 Каеннар бар бөтен урманнарда,

Япандагы олы кырларда.
Беркайда юк ләкин сезнең сыман
Сагындырган каен, – беркайда!

 Кайда барсам, гөлләр үз итәләр,

“Ят кеше бу, брамат” димиләр.
Тик сезнең күк алар җылы итеп:
“И абыкаем минем, браматым,
Җанкисәгем”, – дия белмиләр.

 Арыды инде сезне сагынып йөрәк,

Арыды инде газиз башкаем.
Яшел шәлең белән күләгәләп
Ял иттер бер, сеңлем ак каен.

 Аралагыз мине, алмагачлар,

Аралагыз, миләш, баланнар.
“Ул фанатик ватанчы”, - дип тирги
Экваторда мине бананнар.