Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Патриотик сәгать"Татарстан республикасы Дәүләт байрагы көне"

Татарстан Республикасы флагы көне ел саен 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. Әлеге вакыйга уңаеннан балалар Татарстан Республикасы флагын булдыру тарихы, төсләрнең әһәмияте, дәүләт символикаларының мөһимлеге һәм аларны дөрес куллану нигезләре белән таныштылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара электрон презентация белән үрелеп барды.

Ул 1991нче елда ТР Югары Советы Карары нигезендә расланган. Байрак авторы – Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.

Бу истәлекле көндә барлык башлангычларда уңышлар, бәхет, ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телибез! Безнең йөрәкләрдә һәрвакыт Татарстан һәм безнең Республика байрагы өчен горурлык хисе яшәсен!

Без үзебезнең Татарстаныбыз белән горурланабыз!

Чарада 15 кеше катнашты.