Әдәби-музыкаль кичә "Йөрәктән-йөрәккә..."
Бүген бездә Әниләр көненә багышланган чара үтте. Укучылар һәм укытучылар катнашында матур чыгышлар бу кичәне онытылмаслык итте.
Әниләр көне – иң җылы, күңелне нечкәртә торган бәйрәм, ул безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһим кеше – әни икәнен искә төшерә. Барлык әниләргә дә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, зур ана бәхете һәм балаларыгызның наз-җылысын тоеп яшәвегезне телибез. Гаиләләрегездә һәрвакыт җылылык һәм рәхәтлек, бәхет һәм шатлык, мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрсен!