Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Безнең укучыларыбыз

Бүген Мидхәт абый белән Әлфия апаның тормыш корып яшәүләренә 50 булып киткән. Алар икесе дә гомерләрен авылга багышлаган мөхтәрәм кешеләр. Бу матур пар тормыш сынауларын бер адымда бәхетле узулары, гаилә кыйммәтләрен саклавы белән балаларына гына түгел, авылдашларына да үрнәк булып тора.

Мидхәт абый, Әлфия апа, парлы гомер юлыгыз дәвамлы булсын, матур узган тормышыгызның әҗерен татып, балаларыгызга  туган йорт җылысын саклап, исәнлектә, якыннарыгызның җылысын тоеп гомер кичерергә язсын Ходай Сезгә!