Бүген легендар татар җырчысы һәм композиторы Сара Садыйкованың туган көне
Сара Гариф кызы Садыйкова (1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа)— бөек татар композиторы, беренче һөнәри татар хатын-кыз композиторы, югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы (сопрано), драма актрисасы. Татарстан АССРның атказанган һәм халык артисты. РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай бүләге иясе. ССРБ композиторлар берлеге, КПССәгъзасы.
Сара Садыйкова белән иҗат итмәгән татар шагыйре, мөгаен, юктыр. Аның җырлары үзләренең моңы, ихласлыгы, гадилеге белән әсир итәләр.
Ил кызының җыр-моңнарын халкыбызга озак гасырларга җырларга һәм тыңларга язсын!