Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Сабантуй” журналына 100 яшь!

Моннан 100 ел элек 10 октябрь көнне «Сабантуй» журналының беренче саны дөнья күрә. Ул вакытта әле ул «Яшь ленинчы» газетасы дип аталган. Шушы түгәрәк датага багышлап, бик күп шәхесләрне үстергән, тәрбияләгән бай тарихлы “Сабантуй” журналы битләре буйлап сәяхәт кылдык. Тарихы, журналның сәхифәләре белән таныштык. Өйгә эш итеп, "Сабантуй" журналына җибәрергә материал тупларга дип сөйләштек.

"Сабантуй " журналы - балаларның һәм яшүсмерләрнең дусты. Һәрбер басма замана белән бергә атларга тырыша. "Сабантуй" журналының эчтәлеге бик бай: шигырьләр, хикәяләр, кроссвордлар, табышмаклар һ.б. Чөнки аның автор-язучылары - балалар үзләре.

Бүгенге көндә «Сабантуй» журналы үсеп килүче яшь буында ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, татар телен саклау юнәлешендә файдалы, кирәкле эшчәнлек алып бара. Юбилейларың күп булсын, яраткан журналыбыз!