Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар!Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлыйбыз!
Сезгә җиңел булмаган, әмма игелекле хезмәтегез өчен ихластан рәхмәт сүзләрен белдереп, барыгызга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаиләләрегездә иминлек һәм яңа хезмәт җиңүләре телибез.