Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Әдәби-музыкаль кичә “Гомер көзләрегез җылы булсын!”

Авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. Күрше авылларыбыздан килгән китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыларга төрле жанрдагы музыкаль номерлар тәкъдим иттеләр. Һәр номер тамашачыны  көчле хисләр һәм башкару матурлыгы белән сокландырды.

Безне зурлап килгән хезмәттәшләребезгә зур рәхмәт. Сезгә хезмәтегездә, иҗатыгызда уңышлар юлдаш булсын.