Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Күз чишмәсе"

Хәтнә авылында халык телендә “Күз чишмәсе” дип аталучы чишмә бар. Риваятьләргә караганда , бер кыз бик озак еллар күрү бәхетеннән мәхрүм булып яши, әнисе аны җитәкләп, башта “Изге чишмә”гә , ә аннары “Күз чишмәсе”нә алып килә. Кыз шул суны эчә, су белән битен-күзен юа. Соңрак бу кызның күзләре күрә башлый. Шушы риваятьне ишетеп, бу чишмәгә башка авыллардан да дәваланырга киләләр.
2005 нче елда “Күз чишмәсе”н Хәтнә авылында туып-үсеп,бүгенге көндә Казан каласында яшәүче Анатолий Александрович Панфилов ремонтлатты. Чишмә буралап алынды, улак куелды, хач утыртылып, аңа бәләкәй генә икона да беркетелгән. Хәзерге көндә чишмәнең суы бик кимегән, дип сөйләде Халидә Хәмбәл кызы.
Безне җилдәй җитез җилдертеп Хәтнәгә алып барып кайткан Кумринисо Курбанали кызына, Эльвера Фиркат кызына, Фиркат Тәлгат улына зур рәхмәт.