2023 ел Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан “Дастаннар елы” дип игълан ителде
Татарда якынча 100дән артык дастан бар икән...
Бүген без сезнең игътибарга «Мәдәни җомга” газетасының 22-23 июнь саннарында дөнья күргән «Чура батыр» исемле тарихи һәм героик поэма-дастаныбыз турындагы язманы тәкъдим итәбез.
“Чура батыр”ның татар текстыннан тыш, казах, нугай, Польша, башкортлар арасында язып алынган һәм төрле басмаларда дөнья күргән төрле милли версияләре билгеле.
«Чура батыр» дастанының кыскача эчтәлеге.
Кыпчак телле күп кенә төрки халыкларда (төрле төркем татарлар да, башкортларда, нугайларда, каракалпакларда, казахларда) сакланган «Чура (Чора~Шора) батыр» исемле эпик әсәр төрки-татарлар тарихының әһәмиятле бер чорын яктырта -сүз Алтын Урданың сәяси варислары булган дәүләтләрнең бәйсезлекләрен югалта башлаган дәвер турында бара.
Татар текстының әдәби прототибы – Казан ханлыгының танылган әмире Чура Нарыков. Ул зур сугышларда кулына корал тотып катнашмый, аның эшчәнлеге сәясәт белән генә бәйләп карала. Чура Нарыков Сафагәрәйгә каршы төркем оештырып, сәяси эшчәнлек алып барган гаскәр башлыгы.
“Чура Батыр”- барлык төрки халыклар тарафыннан яратып укылган дастаннар рәтенә кертеп карала. Аның бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмыйча, безнең көннәргә кадәр килеп җитүе шуны раслый. Чура батыр халыкны азатлыкка өндәгән һәм Туган ил, Туган җиргә карата мәхәббәт хисләрен җырлаган дастани образ булып укучы күңеленә кереп калган.
Чура исеме бүгенге көндә дә онытылмаган. Күп кенә авыллар, елгалар Чура исемен йөртә.