Хәбәрсез югалган сугышчыларның хәбәре кайтты
Бездә, Сабантуйда, “Хәрби дан клубы” ассоциациясе Рәисе, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы экс-мөдире, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Хәтер” китабы редколлегиясе әгъзасы, Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган, һәлак булган солдатларны эзләү белән шөгыльләнүче Михаил Валерьевич Черепанов үзе һәм аның тормыш иптәше Сания Рамай. (Сания ханымның нәсел җебе безнең Хәсәншәехка килеп тоташа).
Михаил Валерьевич Хәсәншәех авылыннан моңарчы хәбәрсез югалган дип саналган 17 солдатның кайда, кайчан һәлак булулары турында рәсми хәбәр кәгазьләрен аларның туганнарына, нидидер сәбәпләр аркасында килә алмаганнарыныкын авыл җирлеге башлыгына тапшырды.
«Якташларыбыз беркая да югалмаган, алар турындагы мәгълүмат Эчке эшләр министрлыгы һ.б. архивларында яшерелгән булган. Без аларны әле генә ачыкладык. Исемлекләрне тарата башладык”, ди Михаил Черепанов.
Кулларына таныклык алучыларның бу изге эш өчен рәхмәте чиксез.