Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Хезмәт бәйрәме "Сабан туе-хезмәт һәм хөрмәт бәйрәме"

Сабантуй — сагынып һәм көтеп алынган иң хөрмәтле бәйрәмдер
10 июнь көнне Апаз авыл җирлегендә шушы милли бәйрәмебез узды. Сабантуй- авыл халкын, төрле төбәкләргә сибелгән якташларын, мөхтәрәм кунакларын мәйданга җыйды.
Сабантуена килгән мөхтәрәм кунаклар арасында район башлыгы Илшат Нуриев, “Хәрби дан клубы” ассоциациясе Рәисе,“Хәтер” китабы редколлегиясе әгъзасы, Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган, һәлак булган солдатларны эзләү белән шөгыльләнүче Михаил Валерьевич Черепанов һәм аның тормыш иптәше Сания Рамай, язучылар берлеге рәисе урынбасары, танылган шагыйрь, галим Рифат Җамал һәм башкалар бар иде.
Сабантуйның мәңгелек традициясе буенча язгы кыр эшләрендә көнне-төнгә ялгап, бил турайтмый эшләгән алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, терлекчеләрен хөрмәтләү белән башланып китте.
Нинди генә уеннар юк иде авыл Сабан туенда: кашыкка йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, көянтә-чиләк белән су ташу кебек милли уеннар белән беррәттән, тачка ярышы, капчык күтәреп йөгерү, мотоблоклар ярышы да булды. Бәйрәм бик зур әзерлек белән, оешкан төстә узды.
Шушы бәйрәмне оештыручыларга, кунакларны каршы алып, тәмле ризыклар белән сыйлаучыларга, сәхнә осталарына, иганәчеләргә, район хакимиятенә, җирлеидарә хакимиятенә, “Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Әхмәтов Мансур Готоф улына барлык Сабантуйда катнашучылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Исәнлектә, иминлектә кабат-кабат очрашулар насыйп булсын!