Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Сабантуйга бүләк җыйдык


Сабан туена бүләк җыю – үзе бер бәйрәм. Халык безне көтеп ала, бигрәк тә бала-чагалар. Алар борынгы йолаларыбызны күреп үсә. Бик күңелле, бик матур. Авылдашларга рәхмәт кенә.
Быел тагын урамнарны шаулатып уздык. Космонавт урамында яшәүче кайбер хуҗалар ел саен без килеп җиткәнче табыннар әзерләп, сый-хөрмәт белән дә көтеп торалар. Зур рәхмәт аларга!
Ил, көннәребез тыныч булсын! Бәйрәмнәр хәере белән килсен!

Сабантуена санаулы көннәр калып бара, дуслар. Милли бәйрәмебез 10 июнь көнне, 12.00 сәгаттә –Апаз авылында, ел саен үтә торган болында була. Бәйрәмгә рәхим итегез!