Камал театрында премьера
Комедия тамашачыга якты хисләр бүләк итә. Спектакльнең дусларча шаяртуга корылган җиңел рухы тамашачы күңеленә рәхәтлек бирә. "Көзге кайтаваз" яңа башкару, яхшы әзерлек, күңелле мәхәббәт тарихы белән шатландыра. Рөстәм Галиуллин матур әсәр язган. Спектакль дәвамында яратып матур тел тыңладык, кызык сүзләрдән, артистларның килештереп уйнауларыннан, костюмнардан яшьаралаш көлдек– рәхмәт! Зөфәр Мөхәммәтович белән Минзилә Зәкиевнаның бер-берсенә мөнәсәбәте сокландырды.
Бу пьеса буенча спектакльне караудан өлкән буын кешеләре дә, яшь тамашачылар да ләззәт ала. Спектакльне карарга, әсәрен укырга тәкъдим итәм.
Күңелле ял бүләк иткән җитәкчеләребезгә зур рәхмәт!
R.S. «Көзге кайтаваз» – Рөстәм Галиуллинның «Яңа татар пьесасы» драматургия бәйгесендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус бүләген алган пьеса.