Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Ул гомеренең төп өлешен-утыз елга якынын педагогик хезмәткә багышлый

19 май күренекле язучы Нәҗип Думавиның тууына – 140 ел була.
Н.Думави-төрле жанрларга караган бай әдәби мирас калдырган олуг шәхес. Ул-кызыклы шагыйрь, прозаик, әдәби тәнкыйтче, тәрҗемәче, педагогик хезмәтләр, дәреслекләр авторы. Аксубай районы Яңа Дума авылында туа.1904-1905 елгы Япон һәм 1914 нче елгы империалистик сугышларга алына, яралана. Н.Думавиның тормыш юлы аның әсәрләрендә чагыла.
Н.Думави рус телен һәм әдәбиятын яхшы белгән. Шагыйрь бик күп укый, Көнчыгыш һәм Көнбатыш әдәбиятлары, рус әдип шагыйрьләре әсәрләре белән даими танышып бара. Халкыбызның үткәнен, тарихын өйрәнә. Думави авыл халкы өчен табип та була, хәтта аның “Өй аптекасы” дигән китабы да бастырылып чыга.
Байларга акча сорап мөрәҗәгать итеп, туган авылы Яңа Думада, Кармәт авылында мәктәп төзетә.1921-1925 елларда туган авылында мулла булып тора. Һәм инде 1925 елда руханилык вазифасыннан рәсми рәвештә баш тартып, Дагстан педагогия техникумына укытучы булып китә, аннары, гаиләсе белән Үзбәкстанга күчеп килеп, Сәмарканд төбәгендәге уку һәм культура-агарту йортларында, совет оешмаларында төрле эшләрдә эшли.
Үпкә авыруыннан һәм ревматизмнан җәфа чиккән Нәҗип Думави 50 яше тулыр-тулмас вафат була.

Беренче чиратта ул-халык язучысы. Әдипнең улы дәвам иттергән “Тәрҗемәи хәл”ендә иҗади эшчәнлеге түбәндәгечә: хәзергә хисапка алынган эшләре-553; китап күренешендә-38. Тематикалары буенча: сабый балалар тормышыннан-25; мәктәп, уку турында-50; язучылар хакында-25; фәнни темалар-15; сәяси, икътисади темалар-37; табигать темасы-23; мәдәният темасы-20; хикәя, шигырьләр-185; дин турында-35; иске татар тормышыннан-31;әдәбият темалары-44; публицистика, тәрҗемә-58; юмористик-15 эш. Әле бик күп эшләре бөтенләй өйрәнелмәгән. Н.Думавиның 26 оныгы була. Бүгенге көндә 10 артыгы исән.
Әдипнең тормыш юлдашы Нурлыхода Тактамышева да бар гомерен мәгариф эшенә багышлый. Ленин ордены белән бүләкләнә, Үзбәкстанның атказанган укытучысы була.

Н.Думавиның әсәрләре язылуга гасырдан артык вакыт узып китсә дә искермәгәннәр әле. Думави иҗади сәләткә, сүрәтле фикерләүгә, бай әдәби телгә ия булган. Аның иҗаты, эшчәнлеге һәр җәһәттән игътибарга лаек, аларны һич икеләнүсез балалар өчен дә, олылар өчен дә тормышның энциклопедиясе дип атарга мөмкин.

Бирмә серне, бул гали! Типсен йөрәк зурлык белән,
Булма мәхзүн — сынма төшенкелек белән, хурлык белән.

Бирмә тезгенне кара көчләргә — булма кол кеше!
Бул батыр! Бул нык кеше! Бул ир кеше! Бул хөр кеше!

Син беләмсең, синдә күпме көч барын, куәт барын?
Тип, очыр бу дөньяның барлык кара куәтләрен!

Син бөек! — Салган сиңа Ходай күктән үз орлыгын,
Бул гали! — Таптатма, зинһар, шул Ходайлык зурлыгын!
Нәҗип Дувави - "Син — кеше!"