Библиомарафон
“Идел” журналында басылган (2023 нче елның 5 нче саны, 34-37 битләр) “Туфан самавыры” исемле сәхифәне укырга тәкъдим итәбез. Сәхифә герое, татар дөньясында аерым һәм үзгә урын алып торучы киңкырлы шәхес- Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Галиев.
Хезмәт юлын авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып башлаган Рөстәм Казан театр училищесын, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый, Минзәлә һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрларында, Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт театрында эшли, җитәкчеләр чакыруы буенча 1989 елда Түбән Камага килә.
Миңа Түбән Камада узган “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышында катнашырга туры килде. Анда без Туфан Миннуллин исемендәге татар дәүләт драмасы театрында булдык. Театр артистлары кыска вакыт эчендә берничә образга кереп, тамашачылар мәхәббәтен яулаган спектакльләрдән өзекләр күрсәтеп, безне таң калдырган иде. Һәм әлеге очрашуда Рөстәм Галиев безгә үзенең яңа гына басылып чыккан “...Чаклар”=”...Времена” исемле китабын бүләк итте. Бу китапка Рөстәм Галиевның гомер һәм иҗат юллары-елларының төрле чакларын чагылдырган истәлекләре, хикәяләре, режиссер фәлсәфәсе, шигырьләре кергән. Туган авылы, балачагы, хезмәт эшчәнлеге турында язмалар һәм фотосүрәтләр урын алган. Бу язмалар геройга карата ихтирам, соклану уята. Китап бай эчтәлекле, матур сөйләм телендә язылган, мавыгып укыла.