Без Сезнең белән горурланабыз, сокланабыз. Без Сезнең алда баш иябез!
Бүгенге көндә Украина территориясендә бара торган хәрби операциядә илебездән, республикадан, районыбыздан һәм безнең авылдан да егетләр катнаша, Ватан алдында булган бурычларын үти. Безнең Апаз авыл җирлегеннән 9 егетебез шулар рәтендә. Алар: Хәсәншәех авылыннан-Рәнис Шәрипов, Әгъзәм Әхмәтов; Апаз авылыннан -Тимергалиев Ранил, Закиров Ниаз, Лотфуллин Радик, Гумеров Ирек; Пөшәңгәр авылыннан-Сәйфуллин Илнур, Мөбәрәкшин Фирзәр, Лотфуллин Рәдис.
Язмыш сынаулары алдында югалып калмаган, тормышны яратулары белән соклану уяткан бу якташларыбызның туган илебезнең чын патриотлары булуына инандык. Рәхмәт, Сезгә егетләр!
Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар! Шатлык белән күрешергә язсын!
Фоторәсемнәрдә илебез иминлеге сагында торган батырларыбыз-Шәрипов Рәнис Равис улы, Лотфуллин Радик Рәдис улы, Закиров Ниаз Нургаян улы.
Бездән Сезгә зур рәхмәт!