Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Китап белән табигатькә” Экологик пикник

Экология елы уңаеннан балаларның ялын файдалы итеп үткәрү максатыннан, Хәсәншәех авыл китапханәсе экологик пикник оештырды. Ар елгасы кырыенда уздырылган әлеге чарада балалар төрле уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап таптылар, шигырьләр укыдылар, җиләк җыйдылар, табигать турындагы китаплар белән таныштылар. Алга таба пикник татлы сый белән дәвам итте. Күңелле уеннардан соң  китапханәдә яңа  китаплар белән таныштык,  ял иттек. Бу сәяхәт барыбызга да ошады.