“Мәрхәмәтле җирем минем” Табигатькә экологик сәяхәт
Җәй-ул кызыклы сәяхәтләр вакыты. Без дә 13 июнь көнне көндезге лагерь балалары белән туган ягыбыз табигате буйлап сәяхәт кылдык. Сәяхәт вакытында сүз аның матурлыгы, хайваннар дөньясы турында гына түгел, Җиргә карата сак караш турында да барды, “Сез беләсезме икән?” исемле эко-викторина сорауларына да җавап бирдек, теплицага кереп кунак булдык. Балаларга сәяхәт бик ошады һәм һәрберсе безнең табигатебез нинди бай һәм матур, аны кадерләп сакларга кирәк дигән нәтиҗә ясады.