“Россия көне” Әңгәмә-диалог
Россия көне бәйрәме уңаеннан Хәсәншәех авылы мәдәният йортында “Россия көне” исемле әңгәмә- диолог оештырылды. Әлеге чарада катнашучылар җәйге лагерьга йөрүче балалар булды. Электрон презентация ярдәмендә укучылар безнең илебезнең ничек зур икәнен, илебездә бик күп төрле халыклар дус-тату яшәгәнлеген, нигә Рәсәй гербы ике башлы бөркет икәнлеге һәм башкалар турында белделәр. Аннан соң тест сорауларына җавап бирделәр. Чара уен дискотека белән дәвам итте. Бәйрәм катнашучыларга бик ошады, һәммәсе өйләренә күтәренке кәеф белән таралышты.