Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Шигырьдә - рәссам, рәсемдә – шагыйрь

Гакыйль Сәгыйров – гаҗәеп шәхес. Тормыш аны тешенә каләм кыстырып шигырьләр язу, рәсем ясау язмышына дучар иткән…
Шулай ук Гакыйль Сәгыйров та кызыклы, шул ук вакытта гыйбрәтле шигырьләр яза. Ике шагыйрьнең дә туган як темасы төп урынны алып тора.
Танылган шагыйрь, гаҗәеп рәссам - Г.Сәгыйров 1938 елда Норлат районы Әхмәт авылында туа. Әтисе сугышта һәлак була. 1945 нче елда беренче сыйныфка укырга керә. Ул “5” гә генә укый. Күп шигырьләр яза, бик матур итеп рәсемнәр ясарга ярата, гармунда уйный. Мәктәпне мактау грамотасы белән тәмамлый һәм рәссам һөнәре алу өчен Пенза сәнгать училищесына китә. Ләкин бик каты авырый.
12-13 яшьләр тирәсендә урманга чыбык-чабык алып кайтырга баргач, агач башыннан егылып төшә ул. “Авыртуым егылып төшкәч тә башланмады. Мин егылганда көз иде, ул үзен яз башлангач сиздерә башлады. Баксаң муен умырткасы имгәнгән булган. Шуннан соң миңа зур операция ясадылар. Хирурглар: “Әбәттә йөрерлек буласыз”,- диделәр. Хастәханәгә үз аягым белән барган идем, тик опера- циядән соң ятарга туры килде,- дип сөйли Гакыйль Сәгыйров.
Тора-бара өметсезлекне ниндидер ашкыну, омтылыш алыштыра. Яшәргә, яшәргә! Ничек тә яшәргә! Нидер эшләргә. Язарга иде, рәсем ясарга иде. Кешеләргә әйтәсе килгән сүзләре күп бит аның. Бер көнне “Огонек” журналыннан бер мәкалә укый егет. Тешләре белән рәсем ясаучы рәссам турында. Менә бу ачыш ичмасам. Бу бит бөтен газаплардан котылу дигән сүз. Нишләп ул булдырмаска тиеш әле!
Беренче күнегүләр. Беренче өметсезлекләр. Беренче уңышсызлыклар. Әнисенең аны кызганып елаулары, юк белән маташмаска үгетләүләре. Әмма егет корычтан коелган булып чыга. Болай да әрнегән тешләрен ныграк кысып, эшләвен дәвам итә. Беренче хәрефләр... Кәкре-бөкре беренче хәрефләр... Озын-озак газаплардан соң кәгазь битенә беренче шигырь юллары төшә. Бу аның Икенче Батырлыгы. Аннары өченчесе, дүртенчесе, бишенчесе... Тырышып-тырышып дәфтәр битенә хәрефләр, хәрефләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзеп, шигырьләр яза, рәсем ясый башлый.
Ул вакытларда шагыйрь янына килгән кешеләр аның характерының ныклыгын, анардан бөркегән җылылык һәм игелекнең кешеләрне үз янына тартып торуын күреп гаҗәпкә калалар. Аның яныннан көне буе кешеләр өзелми. Ул оештырган фототүгәрәккә мәктәп балалары йөри, авылның авто һәм радио эш белән кызыксынучы кешеләре Гакыйль оештырган түгәрәккә җыела... Каникулга кайткан студентлар аның белән стенгазетаның исемен язу эскизлары хакында фикер алышалар, аның белән шахмат уйныйлар. Самара өлкәсендә чыга башлаган “Бердәмлек” газетасының актив хәбәрчесе дә була әле ул. Бүгенге көндә шагыйрьнең 50 якын рәсем –картиналары һәм график эшләре бар. Әлеге эшләре өчен 2000 елда 68 ил катнашкан Мәскәү “Филантроп” Халыкара премиясен ала. Әлеге премиягә ия булучыларның эшләреннән торган күргәзмә Россиянең төрле шәһәрләре буйлап йөри, анда Гакыйль аганың эшләре дә зур танылу ала. Ачык табигать күренешләре, авыл тормышы сюҗетлары, ярым өн, ярым әкият рәвешендә сурәтләнгән могҗизалы рәсемнәр...
Г.Сәгыйров урын өстендә генә ятып иҗат итсә дә, аның тематикасы төрле. Аның һәр шигыре кешеләрне, табигатьне, әнисен яратуы турында. Мәхәббәт турында, балаларга багышланган шигырьләре дә бик күп. Гакыйль Сәгыйров шигырьләрендә тормышка тирән мәхәббәт чагыла. Ул – шулхәтле олы йөрәкле шәхес. Иҗатында бернинди елау юк, тормышны ул бары матур төсләрдә генә күрергә тырыша. Гакыйль аганың һәрбер шигыре искиткеч энергетик көчкә ия, һәр сүзе затлы энҗе бөртекләрен бер-берсенә төзеп чыккан, кыйммәтле зиннәт, нәкыш әсәре кебек-әйтеп бетергесез, эстетик ләззәт бирә.
Әнисе Хәбибҗамал апага һәйкәл куярлык. Бөтен гомерен ике улына , аннары Гакыйльне тәрбияләүгә багышлый ул.Әйе, ике шагыйрьнең дә фаҗигале язмышларнда таш кыядай нык булып олы җанлы кешеләр-әниләр тора. Яруллин янында тормыш иптәше булу белән бәхетле. Ә Г.Сәгыйрев тормышында Нурсөя ападай олы җанлы кеше очрамаган.
Бүгенге хәтирәбез-татар халкының чыдамлыгына, үҗәтлегенә, талантына үрнәк-мисал булып, милләте, туган теле, киләчәк мәнфәгатьләре турында җан атып яшәгән—Гакыйль Сәгыйров, Фәнис Яруллин дигән сынмас-сыгылмас рухлы, батыр шагыйрьләребез рухына бер дога булсын!