Язмышларны җиңгән язучыларыбыз
Бүген без сәламәтлеге чикләнгән язучыларыбыз Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровны искә алырбыз. Февраль аенда аларга 85 яшь тулган булыр иде. Аларның әсәрләре йокысыз төннәр караңгылыгыннан туып чыккан булуына карамастан, күңелләрне күтәреп җибәрүче җиңелчә юмор белән сугарылган, укучыда якты уйлар, өметләр уята.
Ф.Яруллинның иҗаты күп кырлы. Аның юмористик шигырьләрен укыганда: “Бу шагыйрьнең дөньясы җиткән, ул –тәне сәламәт, шаянлыгы ташып торган кеше”,-дип уйлыйсың.
Гадәттә, сәламәт тәндә генә сәламәт рух, дигән әйтем яши. Ә гомерлек бәлагә дучар булган Фәнис Яруллин гадәти булмаган куәтле омтылыш һәм ихтыяр көче белән үзенә бер могҗиза тудыра. Аның әсәрләре, шигырьләре − күпләрнең күңелендә ялкын кабызырлык талантлы сүз үрнәге. Алар − бик күпләрнең яралы күңелләренә шифа була алырлык, өметсезләрдә өмет уятырлык әсәрләр. “Мин гомерем буе тормыш авырлыгын шигъри канатларда күтәреп барам. Кайвакыт бу канатлар бик тала. Мондый чакта берәр кыяга башны салып ял итәсе килә. Ләкин ярамый, мин бары тик очышта гына яши алам. Минем матурлыгым очышта”,-дип яза Ф.Яруллин. Аның шигырьләре искиткеч. Ф. Яруллин − чорыбызның халыкка иң якын, иң күп укыла торган әдибе. Ул −40 ка якын китап авторы, халкыбызның йөз аклыгы, горурлыгы. Әдипнең М. Җәлил һәм Г. Тукай исемендәге премияләр лауреаты, Халык язучысы дигән мактаулы исемгә лаек булуы − рухи ныклыгының, батырлыгының дәлиле.
Тормыш авыр арба
Йөгем гел артып бара,
Арбам күптән туктар иде
Мәхәббәтем тартып бармаса, -ди Ф.Яруллин. Нурсөя апа-шагыйрьнең гомерлек трмыш иптәше, ярдәмчесе шәфкать туташы, шоферы, сәркәтибе.
Язганнарың – диңгез, ялкын да! Шигырь белән җылыттың син безне, Җаннар өшегәндә салкында! R.S.
Дәвамы киләсе язмабызда.