Егерме җиденче елгылар
Әхсән Баянов, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Мәхмүт Хәсәеновлар – сезгә таныш исем. Өлкән буын укучылары бу язучыларыбызның әсәрләрен бик яратып укыды, укый. Ә менә мәктәп укучыларына 11 класста әдәбияттан аларның роман повестьларын укыйсы, шулай ук күп кенә әсәрләре класстан тыш укыла торган әсәрләр исемлегендә. Бүгенге язмабыз аларның әсәрләрен укырга бер әзерлек булсын.
Алар өчәү. Әйе, өчесе дә егерме җиденче елда туган. Өчесе дә – Халык язучылары, өчесе дә Г.Тукай исемендәге премия лауреатлары.
Мөсәгыйт Мөдәрис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсендә туган.
Без аны, әлбәттә, беренче чиратта, бихисап тарихи романнар, гаять тормышчан язылган, актуальлеге ягыннан бүген дә әһәмиятен югалтмаган күркәм әсәрләр авторы буларак беләбез.
Атаклы тарихчы Лев Гумилев белән якыннан таныш булуы әдипкә, аның иҗат эшчәнлегенә зур йогынты ясый.
-Көннәрдән беркөнне атаклы тарихчы Лев Николаевич Гумилевка киңәш сорап хат яздым. Ул миңа болай дип җавап бирде: «Үз тарихыгыз турында әдәби әсәрләр яз. Адәм баласы үз халкының тарихы белән, гадәттә, әдәби әсәрләр аша таныша. Дәреслекләрдәге коры саннар укучының зиһененә дә, акылына да тәэсир итә алмый – мәктәп бусагасыннан чыкканда ук төшеп кала». Әйе, бу чынлап та шулай бит?!...
Үсештә өзелеп калган иҗат
Язучы Мәхмүт Хәсәнов 1927 елның 21 декабрендә Татарстанның хәзерге Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында һөнәрче гаиләсендә туа.
1944 елда М.Хәсәнов Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) укырга керә. Актерлык факультетын уңышлы тәмамлаганнан соң, ул Казанда Яшь тамашачылар театрында эшли. Шул чорда (1949-1951) газета-журнал битләрендә аның хикәяләре, очерклары бик еш басыла. Егерме биш яшендә ул инде язучы булып таныла. Соңрак ул, актерлык хезмәтеннән аерылып, журналистика өлкәсенә эшкә күчә.
Әсәрләрендәге геройларның язмышы укучыны уйландыра, дулкынландыра.
1988 елда «Язгы аҗаган» романы өчен М.Хәсәновка Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.
Әсәрдә авыр һәм катлаулы язмышлы геройлар, тетрәнерлек мәхәббәт фаҗигаләре турында сөйләнә. Гази белән Гөлүсәнең мәхәббәте “Чын сөю бармы?” дигән сорауга “бар” дип җавап бирерлек итеп язылган. Язучы үзенең әсәрендә чынбарлыкта булган хәлләрне тасвирлый. Тарихыбызның 35 елын эченә алган, шактый катлаулы язмышларны күздән җентекләп үткәргән роман ул.
Мәхмүт Хәсәнов 63 яшендә вафат була.
Әхсән Баян турында алдагы сәхифәбездә язган идем.
Бу әдипләребезнең әсәрләре китап киштәләрендә укучыларын көтеп зарыкмый. Алар мавыгып укыла.