Аның "Зәңгәр кыңгыраулар " җырын кайсыларыбыз гына хәтерләми икән?
8 декабрьдә Татарстан Республикасының халык шагыйре, Т.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, «Почет Билгесе» ордены кавалеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхсән Баянның тууына 95 яшь булыр иде.
Ул Башкортстанның Илеш районы Әшмән авылында туа. Нәсел шәҗәрәсе борынгы татар морзалары һәм дин әһелләре токымына барып тоташканлыгы мәгълүм.
Күпсанлы шигырь сөючеләр Әхсән Баянны шагыйрь дип исәпли. Проза белән мавыгучылар аны язучы дип беләләр. Тамашачылар өчен ул — драматург. Гәзит-журнал укучыларына журналист буларак таныш. Аның очерклары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, публицистикасы чын язучы кулы белән язылган. Ул әле популяр җырлар авторы да.
Сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы авыл тормышы турында яза. Мәсәлән, «Тау ягы повесте», «Төлке тоту кыен түгел», «Тавыш – табигать бүләге», «Аязучан болытлы һава», «Аргы яр» повестьлары.
Әдипнең “Зәңгәр кыңгыраулар”, “Күзләре нинди иде” һәм “Һәйкәл” исемле драмалары төрле театр сәхнәләрендә куелган. «Тау ягы повесте» буенча телевидение өчен өч серияле нәфис фильм төшерелгән.
Ул һичкемгә охшамаган бик үзенчәлекле, бик кызыклы язучы... Һәм укучы да аның китапларын бик яратып укый.
Шигырьләренә килгәндә, фикерләүче шагыйрь-дәрәҗәләрен төрле бүләкләр, исемнәр белән ныгыткан шагыйрь...
Исеңдәме, без утырдык бергә
Яр буенда, калып тын гына.
Агым суда йөзгән көймә төсле,
Без тирбәлдек яшьлек моңында.
Безне аңлап анда агачлар да,
Дулкыннар да моңсу шаулады.
Йөрәктәге мәхәббәткә кушылып,
Тирәкләрдә кошлар сайрады.
Ерак калды хәзер сихри кичләр,
Ахры, сүнде яшьлек таңнары.
Диңгез шаулый анда: күмелделәр
Без утырган елга ярлары.
Күңел хәзер үзенең талпынуын,
Ашкынуын инде җуярмы?
Син диңгезне тыңла: яз үтте дип,
Дулкыннары аның тынармы?!
Әхсән БАЯН