Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Безнең Гөлзилә-“Иделем акчарлагы җиңүчесе!”

Ел саен үткәрелә килүче "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесенә быел 22 яшь тулды. Һәм шушы  уңайдан 2-4 декабрь көннәрендә яшь иҗатчыларны ул кабаттан үзенә җыйды. Әлеге бәйгедә авылыбыздан Гөлзилә Фәһим кызы Фәхретдинова "Шигырь" номинациясендә  беренче урын алды.  Диплом һәм истәлек бүләгенә лаек булды. Бәйгедә иҗатчылар 4 номинация буенча сыналдылар: Балалар әдәбияты, Поэзия, Проза, Драма. Катнашучыларның иҗатларын күренекле язучы, шагыйрьләребез бәяләде.

Уңышың белән котлыйбыз Сине, Гөлзилә. Яңадан-яңа җиңүләр телибез!