“Иң якты кояшым син,Әнием!” Бәйрәм кичәсе
27 ноябрь көнне мәктәп укучылары Әниләрне Хәсәншәех авыл Мәдәният йортына бәйрәм тантанасына җыйды. Әниләр көне күпсанлы бәйрәмнәр арасында иң изге, иң җылы, иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе ул. Без аны күркәм гадәт буенча ел саен зурлап билгеләп үтәбез.
Бу көнне һәрбер бала Әниләренә, Әбиләренә багышлап матур, матур чыгышлар әзерләгәннәр иде. Кичә искиткеч булды. Көз аена туры килгән әлеге көн иң гүзәл бер бәйрәмгә әверелде.