Балтач районы Кенә мәктәбендә республика семинары узды
Бүген Балтач районында әхлак тәрбиясе буенча республика семинары булды. Анда Татарстан Диния нәзаратенең баш казые Жәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берләшмәсе хезмәткәре, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Шәмсия Гатуф кызы Жиһангирова белән очрашу булды. Ш.Жиһангированың Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүгә 1100 еллык нисбәтеннән дөньч күргән "Кыйбла барлау" дип аталган шигырь жыентыгын тәкъдим итү булды.
Әлеге җыентыкта шагыйрәнең Аллаһ вә Ана, бакый вә фани дөнья, яшәү мәгънәсе турында, милләт язмышы турында фәлсәфи шигырьләре тупланган.
Эшлекле сөйләшү барышында китапханәчнләр, укытучылар үсеп килүче буынны ничек итеп әдәпле, әхлак кагыйдәләренә буйсынып яшәрлек итеп тәрбияләү хакында фикер алыштылар.
Бу очрашуда Хәсәншәех авылы китапханәчесе мин дә бар идем. Бик мәгънәле, кирәкле очрашу булды ул.
Кенә мәктәбе коллективына рәхмәтемне белдерәм.
Әлеге очрашудан куанып, мин дә болай, шулай итәм. дигән уйлар белән кайттым.