Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Түбән Камадан күңел тулы рәхмәт хисе белән кайттык

Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Түбән Кама муниципаль районында узды. “Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары” дип исемләнгән чарада 9 төбәк, 23 районнан һәм хәтта Төркия, Себер, Новосибирск өлкәсеннән килгән кунаклар катнашты. Әлеге чарада «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Хәсәншәех авылындагы җирле бүлегеннән мин дә катнаштым.
62 еллык тарихы булган Түбән Кама халык саны буенча Татарстанда өченче урынны биләп тора. Бүген Түбән Кама - матур, яшел, уңайлы шәһәр булу белән бергә дөньякүләм танылган зур нефтехимия үзәге дә. Сәнәгать җитештерү күләме буенча Татарстанда икенче шәһәр. Шагыйрьләргә, сәнгать эшлеклеләренә, язучыларга, җырчыларга, фән эшлеклеләренә, галимнәргә бай төбәк.
Сәяхәтебез Ташлык авылы белән танышудан башланды. Биредә, 1921 елда төзелгән, бүген дә тарихи архитектурасын саклап килгән мәчеттә булдык. Китапханә, Ташлык авылының күренекле шәхесләренә багышланган музей, “Таңсылу” балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштык. Мәдәният йортында Айдар Хәмзинның авыл тарихына багышланган “Ташлык” китабын тәкъдим итү чарасында катнаштык. Сәяхәтебезне дәвам итеп Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге белән, “Ияләр иясе” – Г. Тукай премиясе лауреаты, халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов һәм аның музее белән хозурландык. Туфан Миннуллин исемендәге татар дәүләт драмасы театрында булдык. Театр артистлары кыска вакыт эчендә берничә образга керде. Тамашачылар мәхәббәтен яулаган спектакльләрдән өзекләр күрсәтеп, безне таң калдырды. РФның атказанган архитекторы, 47 ел гомерен шушы хезмәткә багышлаган Фирдәвес Ханов белән очраштык. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, “Апуш” үзәк балалар китапханәсендә булдык. Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдык.
Китапханә хезмәткәрләре шәһәр буенча бик эчтәлекле экскурсия үткәрде.
Бу очрашу җаныбызга рәхәтлек бирде. Кунакчыл Түбән Камалыларга олы рәхмәтебезне, хөрмәтебезне, соклануыбызны белдерәбез!