Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Сәнгать төне «Бердәмлектә безнең көчебез!»

4 ноябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә традицион «Сәнгать төне»акциясе узды. Быел акция чаралары Халыклар бердәмлеге көненә багышланды.

4 ноябрьдә бөтен илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Ул 1612 елгы вакыйгалар белән бәйле – Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкән ата-бабаларыбызның батырлыгы, Мәскәүне Минин һәм Пожарский ополчениесе Польша һәм швед интервентларыннан азат итү истәлегенә куелды.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Хәсәншәех мәдәният йортында Апаз авыл җирлегенең үзешчән коллективлары чыгыш ясады. Чара барышында тамашачылар иң матур концерт номерларын күрделәр, программада Россиянең төрле халыкларының җырлары һәм бию композицияләре башкарылды. Концертка килгән тамашачылар уңай һәм яхшы кәеф алдылар, артистларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.