Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Авыл-мәдәни мирас сандыгы" бәйгесе дәвам итә

31 октябрь көнне авыл китапханәләре Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы игълан иткән “Авыл-мәдәни мирас сандыгы” иҗади һәм эзләнү бәйгесе буенча чираттагы чыгышыларын тәкъдим итте. Бәйге халкыбызның мәдәниятен, тарихын, йола-гадәтләрен, ризыкларын пропагандалаудан, һөнәрчеләрен, кәсепчеләрен, авылның сокланырлык якларын күрсәтүдән гыйбарәт иде.
Биредә катнашучы һәрберебезгә бер-беребезнең эшләре дә бик тә кызыклы, бай эчтәлекле булды. Жюри да аларның эшенә югары бәя бирде