Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Дәрес-практикум “Китапханәнең белешмә-библиографик аппараты: ул нигә кирәк?”

Мәктәп укучыларында мөстәкыйль китапханә кулланучысы, мәгълүмати, уку культурасы формалаштыру безнең китапханәнең төп бурычларыннан берсе булып тора. Китапханә-библиографик белемнәрне тарату, уку һәм мәгълүмати грамоталылык культурасын үстерү китапханәче эшенең төрле формалары аша башкарыла: индивидуаль һәм төркем консультацияләр, класстан тыш чаралар, китапханә буенча экскурсияләр һәм, әлбәттә, китапханә дәресләре.

25 октябрь көнне 4 нче сыйныф укучылары өчен “Китапанәнең белешмә-библиографик аппараты: ул нигә кирәк?” исемле дәрес-практикум үтте. Китапханә дәресе барышында каталоглар: алфавит, системалы, алфавит-предмет күрсәткече, картотекалар, белешмә басмалар белән таныштык. Дәрес "ББА -мәгълүмат ачкычы" исемле мультимедиа презентациясе ярдәмендә узды. Укучылар дәрестә алган белемнәрен практикада кулландылар. Нәтиҗәдә, балалар белешмә-библиографик аппарт белән куллана белү, кирәкле басманы тиз һәм мөстәкыйль рәвештә табарга мөмкинлек бирә дигән нәтиҗәгә килделәр.