Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Хәсәншәехта үзенчәлекле талант ияләренең күп булуы белән горурланабыз

Рамазанова Сиринәнең кул эшләрен күргән һәр кешедә соклангыч тәэсирләр туадыр. Ул кечкенәдән тегәргә, бәйләргә, чигәргә ярата. Аның әтисе Нурулла Апаз авылының данлыклы бүрек тегүчесе булган. Кул эшләренә мәхәббәт аңардан килгәндер.

Аның эшләре бик сыйфатлы, пөхтә һәм төрледән-төрле. Әйе, гади куллар тудырган бу кул эшләренә сокланмый карау мөмкин түгел.