Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бар эшкә дә оста ул безнең Ландыш

Чигәргә ул укымаган, барысына да үзлегеннән өйрәнгән: татар тамбур чигешенә дә, укалы, бисер, шома чигүгә дә, люневиль чигешкә дә... Ландышка табигать күп сәләтләр биргән. Ул бәйли дә, парихмахер-стилист, визажист та. Аңа бу сәләтләр әтисеннән күчкәндер. Әтисе Илфат тирә-якка даны таралган балта остасы.
Матурлык күңелләрне күтәрә. Ә Илфат һәм Ландыш Гумеровлар кебек, әлеге матурлыкны тудыручы кешеләр күңелдә соклану уята.