Сәламәтлек сәгате “Сәламәтлек телибез”
Бүген китапханә өлкән яшьтәге укучыларын “Сәламәтлек телибез” дип исемләнгән сәламәтлек сәгатенә җыйды. Очрашуга авылыбыз фельдшеры Рәмзия Мансур кызы чакырулы иде. Ул озак һәм бәхетле яшәү, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртуыннан, аның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында бик тәсфилләп сөйләде. Кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Бик кирәкле, эчтәлекле сөйләшү булды ул. Сәгать ярым вакытның узганын сизми дә калдык. Әнә шундый тирән белемле табиб, оста лектор инде ул безнең Рәмзия. Без аны авылыбыз врачы дип йөртәбез. Аңа ышанабыз, хөрмәт итәбез, яратабыз.
Без дә үз чиратыбызда Рәмзия Мансур кызын соң булса да уң булсын, дип, узган бәйрәме белән котладык, рәхмәт, хөрмәт хисләребезне җиткердек. Ел саен октябрьнең дүшәмбесе Халыкара врачлар көне билгеләп үтелә. Быел ул 3 октябрьгә туры килде. (Билгеле сәбәпләр аркасында без ул көнне аны котларга бара алмаган идек).
Гиппократ антына тугрылыклы калып, Рәмзия Мансур кызы кеше гозеренә колак сала, авырту-сызлауларны, тәмле теле, ягымлы сүзе белән дә, байтак еллар туплаган тәҗрибәсенә нигезләнеп тә дәвалый. Үз эшен яратып, җаваплылык тоеп башкара ул. 43 елдан артык хезмәт дәверендә ул үзенең төпле белемле, төгәл диагноз күя белүе, авыруларга үтә игътибарлы булуы белән авыл халкының ихтирамын, үзенә ышанычын яулады. Рәмзия Мансур кызы чын психолог та. Ул авыруларның тәннәренә сихәт кенә бирмичә, җаннарына шифа да бирә. Ачык йөзле, олы йөрәкле ул.
Рәмзия Мансуровна, рәхмәт олы хезмәтегез өчен! Алдагы көнегездә куйган хезмәтегезнең игелеген күреп, бай яшәгез! Һөнәри юлыгызда шатлыклы вакыйгалар һәм рәхмәтле пациентлар күбрәк булсын!