Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Безнең бер кичәбез дә Гөлфия апаның шигырьләреннән башка узмый

Безнең бер кичәбез дә Гөлфия апаның шигырьләреннән башка узмый.
“Минем язганнарым шигырь түгел, күңелдә булган уй-фикер, хис-кичерешләрне ак кәгазъ битенә төшерү генә инде ул”, ди Гөлфия апа. Ә миңа ошый аның шигырьләре. Тапкыр, шук телле, үткен фикерле, уңган кеше ул безнең Гөлфия апа.
Гөлфия апа Татарстанның матур төбәгендә урнашкан Пөшәңгәр авылында 9 балалы гаиләдә 6 нчы бала булып дөньяга килә. 17 яшендә Хәсәншәех авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Мәгъфүр абый белән яшәүләренә 50 булып киткән. Алар икесе дә гомерләрен авылга багышлаган мөхтәрәм кешеләр.
Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән Хаҗиевларның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын. Җәннәт рәхәте, оҗмах хозурлыгы насыйп итсен сезгә Аллаһы Тәгалә!