“Әйдәгез җиңү турында сөйләшик. Әйдәгез сугыш турында искә төшерик!..” Репортаж-күзәтү
Хәсәншәех авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты Җиңү көне уңаеннан 6-7 сыйныф укучылары өчен “Әйдәгез җиңү турында сөйләшик. Әйдәгез сугыш турында искә төшерик!..” дигән репортаж-күзәтү әзерләде. Электрон презентация ярдәмендә балалар Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышындагы фаҗигалы вакыйгалар белән танышты, Ленинград, Брест крепостен саклаучыларның каһарманлыгы, батырлыгы һәм ныклыгы турында белделәр. Таня Савичева, Ватанны саклаучы пиеонерлар, Краснодардан яшь патриотлар турында искә төшердек. Шулай ук Мәскәү, Сталинград, Севостополь, Курск һәм башка шәһәрләр өчен барган бөек сугышлардагы героик картиналарны күз алдыннан кичердек. Очучы хатын-кызларыбызның тиңдәшсез батырлыгына сокландык. Балалар зур кызыксыну белән викторина сорауларына җавап бирделәр. Чараның ахырында укучылар сугыш турында шигырьләр укыды.