Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бәйрәмегез котлы булсын, авыл хезмәтчәннәре

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннарыбыз! Сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Кадерле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телибез.