Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Шагыйрь, журналист Ленар Шәехкә 40 яшь

Инде аның 20 китабы дөнья күргән. Якут, башкорт һәм кыргыз телләреннән үзе 5 китапны татарчага тәрҗемә иткән.
Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия, Халыкара Евразия премиясенең алтын лауреаты дигән мәртәбәле бүләк иясе. Филология фәннәре кандидаты. Татарстан һәм Русия Журналистлар берлеге әгъзасы, Халыкара Журналистлар Ассоциациясе, Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге, “Евразия иҗат гильдиясе“ (Лондон) әгъзасы. 2008 елдан бирле Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкара.
Талантлы каләм иясе, нык куллы җитәкче, эшли дә, эшен күрсәтә дә белүче Ленар Шәех 1982 елның 4 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә.