Бәйрәм кичәсе «Яшьнәп үткән яшьлек»
Октябрь ае күркәм бәйрәм – Өлкәннәр көненнән башланып китә. Әлеге көн уңаеннан бездә матур бәйрәм кичәсе булып үтте.
Акланырлык яшәмәдек.
Сокланырлык яшәдек.
Шуышып йөрмәдек җирдә.
Яшен булып яшьнәдек.
Үкенерлек яшәмәдек.
Яшәдек сөенерлек.
Гомер заяга үтә дип,
Сәбәп юк көенерлек.
Үтмәгәндер әле гомер.
Алда тагын еллар бар.
Башлар гына исән булсын.
Дөнья көтәр куллар бар.
Ирешәсе хыяллар бар.
Уйда матур уйлар бар.
Аллабирса, кабул булсын!
Алда үтәр юллар бар...
Көмеш яшьтәге барлык кешеләр өчен гомер көзе җылы булсын! Һәр туар таңнар иртәсе шатлык алып килсен, йөрәгегездәге яшәү ялкыны мәңге сүнмәсен!